Авыл командалары арасында турнир

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Уен мәйданында көчле көрәш барды, команда­лар чын азарт белән уйнадылар. Уенчылар очко арты очко җыйдылар, көндәшләренең хатала­рын кабатламаганнар һәм үз комбинацияләрен дөрес кулланганнар җиңүгә иреште.

Турнирда Минзәлә районының Нико­лаевка, Воровский исемендәге бистә, Юр­тау, Хуҗәмәт, Иркәнәш, Коноваловка, Урыс авыл җирлекләреннән                     7 команда катнашты. Коман­далар бер-берсе белән чиратлашып көч сынаш­тылар. Волейбол буенча турнир хөкемдарлары – Владимир Беспалов һәм Булат Муллин булдылар.

Турнир нәтиҗәләре буен­ча урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 3 нче урынны Хуҗәмәт авыл җирлеге, 2 нче – Воров­ский исемендәге бистә командалары алды. Җиңүче булып Николаевка авыл җирлеге команда­сы калды.

Ярышларда катнашкан район башкарма комите­ты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев волей­бол уенының р а й о н д а елдан-ел попу­лярлаша баруы турында әйтеп үтте. Уенда катнашканнары өчен команда­ларга рәхмәтен белдерде һәм диплом тапшырды. Һәр команда да истәлекле бүләкләр алды. Турнирга нәтиҗә ясап, Л.Толстой сүзләрен искә төшерәсе килә: “Әхлакый яктан сау-сәламәт булу өчен үзеңне физик яктан селкетеп алырга кирәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International