Минзәләлеләрнең матур подъездлы йортларда яшисе килә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Районда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Фаил Сабиров җитәкчелегендәге төзелеш фирмасының ремонтчылар бригадасы Изыскательләр бистәсендәге 1/12 йортта хезмәт куя.

Изыскательләр урамындагы 1/12 йорт моннан 45 ел элек төзелгән була. Анда яшәүчеләр инде менә ничә еллар буе фатирларының салкын һәм дымлы булуыннан җәфаланалар иде. Бүген аларның шатлыкларының чиге юк: фасадны җылыту буенча эш башланды.

–Бу йортта мин йорт салынганнан бирле яшим, күпмедер вакыт комендант булып тордым. Безнең дә матур подъездда яшисебез килә. Үзегез күреп торасыз – стена һәм идәннәр бик ямьсез, – диде Мәүә Сөләймәнова.

–Моңа хәтле безнең подъездда косметик ремонт ясаганнар иде, ләкин аннан берни дә калмады. Өйне җылытачакларын белгәч, нык шатландык. Кыш көне фатирларда җылы булыр дип уйлыйбыз, – диде Мария Ганина.

Төзүчеләр бригадасы фасадны җылылык саклый торган материал һәм металл сайдинг белән тышлаячаклар.

–Бу материал белән йортны тышлау тиз башкарыла, аның файдалану вакыты да озак. Җылыту өчен 10 сантиметр калынлыктагы минерал мамык кулланабыз. Моннан тыш изоспан материалы кулланабыз, ул йортны җилдән дә, дым тартудан да саклый, – дип сөйләде бу хакта бригадир Айдар Шәехов.

Әлеге йортта электр белән тәэмин итү корылмалары да яңартылачак, подъезд да ремонтланачак, капиталь ремонтның гомуми күләме 1 млн 636 мең сум тәшкил итә.

Сан

Бер йортны тышлар өчен 600 кв.метрга якын металл сайдинг файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International