Бала караган чор күләме артты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Районда пенсия эше документлары буенча 61 пенсия яңадан исәпләнгән, уртача арту күләме - 85,69 сум.

Агымдагы елда пенсионерлар хезмәт пенсиясенең иминият өлешен яңадан исәпләгәндә исәпкә алына торган балалар тәрбияләгән чорны арттырып исәпләү хокукы алдылар. Бу гражданинга пенсия билгеләгәндә һәм исәпләгәндә ата-ананың берсенең һәр баласын яшь ярымга җиткәнчегә кадәр караган чор хисабына иминият стажын арттыруга (әмма гомуми алганда дүрт ел ярымнан арта алмый) хокук бирүче федераль канунның көченә керүе нәтиҗәсендә мөмкин булды, ягъни өч бала караган өчен ял һәм балага бер ел ярым күләмендә стажга кертелә. Моңа кадәр иминиятләнмәгән бу чор өч ел белән чикләнеп, ике балага гына исәпләнә иде.

Яңа кагыйдәләр бүгенге пенсия яшендәгеләр өчен дә, пенсиягә чыгачак кешеләр өчен дә гамәлдә булачак. Беренчеләренең пенсияләре Пенсия фондфндагы документлар нигезендә гариза язмыйча да яңадан исәпләнәчәк. Шунысын да өстәргә кирәк, моңа кадәр баланың туу турындагы таныклыгын РФ Пенсия фондына тапшыру таләп ителмәсә, хәзер баланың тууын раслаучы документларны гражданнарның яшәү урыны буенча пенсия фонды органына тапшыру хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International