Уен мәйданында көчле көрәш барды, командалар чын азарт белән уйнадылар. Уенчылар очко арты очко җыйдылар, көндәшләренең хаталарын кабатламаганнар һәм үз комбинацияләрен дөрес кулланганнар җиңүгә иреште.
Турнирда Минзәлә районының Николаевка, Воровский исемендәге бистә, Юртау, Хуҗәмәт, Иркәнәш, Коноваловка, Урыс авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты. Командалар бер-берсе белән чиратлашып көч сынаштылар. Волейбол буенча турнир хөкемдарлары – Владимир Беспалов һәм Булат Муллин булдылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 3 нче урынны Хуҗәмәт авыл җирлеге, 2 нче – Воровский исемендәге бистә командалары алды. Җиңүче булып Николаевка авыл җирлеге командасы калды.
Ярышларда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев волейбол уенының р а й о н д а елдан-ел популярлаша баруы турында әйтеп үтте. Уенда катнашканнары өчен командаларга рәхмәтен белдерде һәм диплом тапшырды. Һәр команда да истәлекле бүләкләр алды. Турнирга нәтиҗә ясап, Л.Толстой сүзләрен искә төшерәсе килә: “Әхлакый яктан сау-сәламәт булу өчен үзеңне физик яктан селкетеп алырга кирәк”.