“Олимп” Боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча Ачык беренчелек

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

2014 елнын 11-12 апрель көннәрендә Кукмара шәһәренең МБОУ ДОД “Олимп”та 2007-2000 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында тимераякта фигуралы шуу буенча ярыш үтте. Программа буенча разрядлар белдерелгән иде:

-         Яшь фигурист – 2007 елда туган

-         III яшүсмер – 2006 елда туганнар

-         II яшүсмер – 2005 елда туганнар

-         I яшүсмер – 2004-2003 елда туганнар

-         II спорт 2002

-         I спорт 2001-2000 елда туганнар

 

Беренчелектә Казан, Зәй, Питрәч, Кукмара, Яр Чаллы, Волжск, Баулы, Мамадыш. Минзәлә шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты.

Безнең шәһәрнең данан яклап 9 спортчы катнашты.” Яшь фигурист” программасы буенча Шкляева Виталия 10-нчы урынны алды, малайлар арасында II яшүсмерләр разряды буенча Тагиев Руслан 1 нче урынны алды. кызлар арасында  II яшүсмерләр разряды буенча, безнең Абрамова Ольга 2 нче урынны алды! Ольга Яр Чалладан килгән фигуристкага 4 очкога гына биреште. I спорт разряды буенча Даунар Валерия 7 нче урынны алды. кызганычка каршы  калган балалар беренче 10 лыкка керә алмадылар, тик шулай да без үзебезнең балаларыбыз белән горурланабыз, чөнки алар һичшиксез тырыштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә теләгәннәр иде,  шуна курә без аларга унышлар телибез!Аларның әле барысы да алда! Җиңүчеләргә без – Рәхмәт дип әйтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International