Кнопка ярдәмгә килә

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

21-30 апрель көннәрендә эчке эшләр бүлеге “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” дип аталган комплекслы профи­лактик операция уздыра.

Агымдагы елда полицияне чакыру бу­енча урнаштырылган экстрен кнопка ярдәмендә 37 хокук бозу очрагы бул­дырылмый калган. Кнопкадан сигнал килеп керүгә, хокук бозуларны булдыр­мый калу өчен, дежурный сезгә тиз ара­да килеп җитә торган полиция экипа­жын җибәрәчәк.

Комплекслы профилактик операция ва кытында полиция хезмәткәрләре оеш­ма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр белән янгын-саклык сигнализациясе һәм полицияне чакырту буенча экс­трен кнопка урнаштыру буенча аңлату, сөйләшүләр алып баралар. Шулай ук алар, фатирлар буенча йөреп, граж­даннарга караклардан ничек сакла­ну, хокуклары бозылган очракта, экс­тремаль вакыйгалар булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында да аңлатма бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International