“Монолит” кадрлар тәрбияли

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Владимир Попов Минзәләдә җитештерү белән беренчеләрдән булып шөгыльләнә башлады. Соңрак улы Олег алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде.

Төрле юнәлештә эшләп карады алар. Хәзер төп эшләре – су кертү белән шөгыльләнү. Һич мактап әйтү түгел, алар бу юнәлештә үз эшләренең профессионалларына әверелделәр. Бүгенге көндә Казанда, Мамадышта эшләүләре шул хакта сөйли. Нинди генә авырлык булмасын, районда да алыштыргысыз подрядчылар. Бикбауда һәм Яңа Маҗында башкарган эшләре һаман түләнелмәсә дә, эчке резервлар табып, башка объектларда эшләүләрен дәвам итәләр.

“Монолит” – социаль юнәлешле предприятие. Биредә эшләүче егермегә якын кешегә югары җитештерүчән хезмәт өчен бар шартлар да тудырылган. Квалификацияле кадрлар күбрәк булганда кайбер елларда 20, 24 миллион сумлык эш башкарган булганнар. 2012-2013 елларда 16 шар миллион сумлык эш башкарганнар икән, бу – “Монолит” ның стабиль эшләве хакында сөйли.

Соңгы очрашуыбызда Владимир Попов та­гын бер яңалыклары хакында әйтте.

Эш күләме зур һәм перспектива булганга тракторчы-машинист таныклыгы булган яшьләргә, акча түли-түли, үзебезнең эшнең нечкәлекләренә өйрәтәбез, – диде ул.

Тиз арада чит ил экскаваторында эшләүче генә түгел, торба үткәргечләр монтажлаучы, металл конструкцияләр коручы слесарь-монтажчылар кирәк икән. Хезмәтләре белән акча эшләргә теләүчеләрне шулай ук өйрәтү мөмкинлекләре бар.

Зур акча артыннан Себергә, Чаллыга инте­геп йөргәнче, бездә дә шулхәтле акча алачаклар, ди уңышлы эшләүче предприятие җитәкчесе. Эш күләмен 30 миллион сумгача арттыра алалар, заказлар бар, шуңа да эшчеләр җыялар.

Предприятиедә эшләргә теләүчеләр 3-21-09, 8-9172690001 телефоннары аша шалтырата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International