Башлангыч тикшерү-хокук саклау органнары системасында аерым хокукый звено булып исәпләнә. Тикшерүчеләр һәр эш буенча җинаятнең ни сәбәпле, нинди шартларда килеп чыгуын ачыклыйлар. Елдан-ел югары профессиональ дәрәҗәгә ирешәләр. Төп күрсәткеч – узган еллардан калган җинаять эшләре кимегәннән кими бара. 2012 елда ачылмый калган җинаять 77 булса, ә 2013 елда бу сан 43 кә генә калган. Республикада алар җинаятьләрне ачу буенча алдынгылардан исәпләнә.
Бүгенге көндә тикшерү бүлекчәсендә 4 хезмәткәр эшли. Тикшерү бүлекчәсен менә шул эштә 20 ел хезмәт куйган, халык арасында зур абруй яулаган Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы, юстиция подполковнигы Нияз Рәхмәтуллин җитәкли.
Өлкән тикшерүче, юстиция капитаны Ирина Нижурина, тикшерүчеләр: юстиция өлкән лейтенанты Ольга Петрова, юстиция лейтенанты Владимир Грачев үз вазифаларына җаваплы карап, эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаралар. Җинаятьчегә алар шәхес буларак карыйлар, һәркайсы белән уртак тел табып, тиешенчә мөгамәлә белән эшлиләр. Җинаять эшен ачканнан соң, аны срогында тапшыру өчен көчләрен кызганмыйлар, ял көннәре белән исәпләшеп тормыйлар. Тикшерүчеләр җинаятьләрне закон кысаларында асылына төшенеп, һәрьяклап якын килеп тикшерәләр, тиешле бәя бирәләр, эчке эшләр органнары системасында үз бурычларын намус белән үтиләр. Гомумән, районда җинаятьләр саны кими бара, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 50 процентка кимегән.