Хоккей буенча турнир

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Хоккей буенча турнир

Боз сараенда ТР Минзәлә “Юность” спорт мәктәбе Ачык Беренчелегенә 2005 елгы малайлар арасында алкалы хок­кей уены узды. Уеннар Космонавтика көненә багышланган иде. Анда Казан­нан (“Ак Барс”), Чиләбе (“Трактор”), Во­ронеж (“ВдВ”), Яр Чаллы (ХК “Челны”),Ижау (“Ижсталь”) һәм Минзәләдән (“Ла­чыннар”) – барысы 6 команда катнашты. Чиләбедән килгән “Трактор” командасы җиңүче булды. “Лачыннар” (Минзәлә) 5 нче урынны алдылар.

1 урын – «Трактор» Чиләбе

2 урын – «Ижсталь» Ижау

3 урын – «Ак Барс» Казан

4 урын - ХК «Челны»  Яр Чаллы

5 урын - «Кречеты» Минзәлә

6 урын - «ВдВ» Воронеж

Призлы урыннар алучы командалар кубок һәм медальләр белән бүләкләнсә, татлы бүләкләр бар командага да эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International