Юл йөрү кагыйдәләрен 15 бала бозган

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Укучыларның каникулы вакытында Минзәләдә “Язгы каникуллар” дип аталган профилактик акция узды. Шушы чорда 4 машина йөртүче алкоголь кулланган килеш идарә иткән, 5 се балаларны махсус утырту җайланмасыннан башка йөрткән. Аларга 3000 сум күләмендә штраф салынган. 5 минзәләле ЮХИДИгә штраф түләмәгән өчен тоткарланган. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 15 балигъ булмаган балаларның ата-аналарына да штраф түләргә туры киләчәк. 24-31 март аралыгында материал зыян килгән 5 юл-транспорт вакыйгасы булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International