Контроль активлашачак

2014 елның 5 апреле, шимбә

Минзәлә районы территориясендә табигатьне саклау һәм торак пунктларда тәртип урнаштыру буенча законнар үтәлешен тикшерү максатында планлы һәм планлы булмаган рейдлар оештырыла.

– Тикшерүләр күрсәткәнчә, оешма, предприятиегә ка­раган территорияләрдә, сәүдә объектлары һәм шәхси йорт яннарында чисталык һәм тәртип урнаштыру буен­ча проблемалар шактый. Кибетләр янында чүп савыт­лары юк, булганнарында да ул тулы, оешма һәм объ­ектлар территориясе чүп-чар белән пычранган.

Шәһәр төзеклеге, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен бозган өчен 10 беркетмә төзелде һәм адмкомиссия каравына тапшырылды. Ике шәхси эшмәкәргә кагылышлы материаллар район прокурату­расына тапшырылды.

1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бу айларда чисталык буенча контроль тагын да активлашачак, – дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе ТУ махсус инспекциясенең баш белгече, табигатьне са­клау буенча ТР дәүләт инспекторы Әлфия Зыятдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International