Яшь парлар Денис һәм Наталья Загировлар ветеранны юбилее белән котладылар

2014 елның 5 апреле, шимбә

Безнең минзәлә интернат-йорты юл читендә тора, шул юл буйлап атна саен туй машиналары үтәләр. Кайберләре үтеп киткәндә машиналарын кычкыртып узып китәләр. Безнең интернат-йортта торучылар моны олы буыннарның фатиха бирүен һәм алар белән шатлык, мәхәббәтне бүлүләре диеп кабул итәләр. Ә бер көнне Минзәлә муниципалитет район Загс бүлек башлыгы куприянова анна петровна яшь парларга интернат-йортка кереп  кузнецов михаил павел улын, Бөек Ватан сугышында катнашучыны 95 яшьлек юбилее белән котлап чыгарга тәгъдим итте. Һәм беренче тапкыр интернат-йорт территориясенә туй кортежы керде, машинадан  фәрештәдән гүзәл кәләш, аның белән йорәк  рыцаре- кияү чыктылар. Бу  Денис һәм Наталья загировлар иде. Алар безнең ветеранны  котладылар һәм аңа бүләк тапшырдылар, ә ул аларны туй көне белән котлады һәм аларның тормышын озын, бәхетле гомергә фатихалады, чөнки ул да үзенең тормыш иптәше Анна белән 65 елдан артыграк бергә тормыш иткәннәр. Бу вакыйга бөтен интернатнагы яшәүчеләрне һәм анда эшләүчеләрне шаккатырды.Күпләре үзләренең яшьлекәрен һәм туй көннәрен искә алдылар.

Без ышанып калабыз, безнең йортка килү олы буыннарга карта яхшы бер  гореф-гадәт булып калсын.

Инвалидлар һәм картлар интернат-йорты директоры И.И. Хабибуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International