Икеайлык башланды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр республикада санитар чистарту һәм торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү буенча традициягә әверелгән экологик икеайлык башланды.

Бу эшнең төп өлеше, гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куючылар һәм подряд оешмалар җилкәсенә төшәчәк. Шулай ук шимбә һәм якшәмбе өмәләрендә уку йортлары укучылары, студентлар, оешма, предприятие коллективлары да актив катнашачак. Алар үз территорияләрендә генә түгел, үзләренә беркетелгән объектларда да (парклар, һәйкәлләр, чишмә яннары һ.б.) чистарту, агарту эшләре алып барачак.  

Юл службаларына юллардагы һәм тротуарлардагы кыш буена җыелган пычракны чистартасы, юл билгеләрен, остановкаларны тәртипкә китерәсе булачак. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында исә урманнардагы, посадкалардагы коры агачлардан, янгын куркынычы тудырган чүпләрдән арынып, яңа агачлар утырту бурычы тора. Төзелеш оешмалары шулай ук эш барган объект яннарын санитар кагыйдәләргә туры китерергә тиешләр. Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм аларны юк итү аерым контрольгә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International