Районның контроль-хисап палатасы җитәкчесе Гүзәл Әхмәдуллина Минзәлә белем бирү уч-реждениеләренә кайткан җиһазларның сакланышы һәм кулланышының өлешчә тикшерелгәнен әйтте. “Архимед” фирма-сының тендер отып, сыйфатсыз противогазлар кайтаруы ачыкланган. Алар акт буенча кире кайтарылган. Шул ук вакытта кайткан җиһазларның складта ятуы, мәктәпләргә җибәрелмәвен, курыкмыйча җавапсызлык дип бәяләргә була. Мәгариф бүлегендә хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә бик йомшак таләпләр куела икән, дигән фикер кала бу тикшерүдән соң.
Комиссиядә муниципаль милекне дөрес файдаланмау очраклары булу турында да сүз барды. Алар, нигездә, аренда килешүләрен дөрес төземәүдә чагыла.
2013 елда районда коррупция белән бәйләнешле 9 җинаять ачыкланган. Алты ришвәт алу очрагы булса, берсе – ришвәт бирү, берсе – вазифаи вәкаләтләрен арттыру, берсе – вазифаи алдашу.
Җинаятьләрнең күбесе ике кеше белән бәйле: район хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире – ике очрак; Роспотребнадзор идарә-сенең территориаль бүлеге начальнигы – 6 очрак.
Район хастаханәсендәге хәлләр чыннан да контрольдән чыкты бугай. Стационарга салу өчен дә табибларның акча сораулары ишетелә башлады. Шул ук вакытта түләүле хезмәтләрнең ни өчен алынуы хакында пациентларга мәгълүмат җиткерелми.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә карата да бик күп претензияләр бар. Аларны киметү өчен ниләр эшләнүе хакында яңа начальник – полиция лейтенанты Альберт Якупов сөйләде. Аның белән аерым әңгәмә басыла.
Коррупциягә каршы тору буенча комиссия секретаре Нәкыйп Ильдарханов гозер белән килүче райондашларның кабат-кабат йөрүләрен киметү максатында муниципаль хезмәткәрләр белән юридик белемнәрен күтәрү буенча укулар үткәрү кирәклегенә басым ясады. Муниципаль хезмәтләрнең сыйфаты турында сораштырганда документларның озак ясалуына зарланучылар һаман кимеми, диде ул.
Икенче көнне авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшкәндә, башка районнар мисалында, милек белән идарә иткәндә бик сак булырга чакырдылар. Чөнки үз вазыйфаларыннан явызларча файдаланып, штраф түләүчеләр, төрмәгә утыручылар саны арта бара.