Акция «Көлке сандыгы»

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Беренче апрель - бик искитәрлек булмаган бәйрәм. Ләкин күпләр аны яраталар. Нәкъ менә шушы көнне шаярырга, дусларны шаяртып көлкегə калдырырга мөмкин. Хәттә олы яштәге кешеләр дә шушы көнне уен белән мавыгалар һәм бала-чагага әйләнәләр. 1 апрел көнне ММЦ "Веста" белгечләре М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледж волонтерлары белән берлектә "Көлке сандыгы" дигән акция үткәрделәр. Акция барышында, халыкныта күтәренке кәеф күтәрү өчен, бөтен көлке сөючеләргә, һәм яхшы кәеф яратучыларга, татлы сюрпризлар, кызыклы котлаулар тапшырдылар. Шәһәрчеләр бәйгеләрдә һәм викториналарда күтәренкелек белән катнаштылар: "Көлдергечкә тидер", "Мәзәкне кәнфиткә алыштыр", "Кызыклы тарихлар". Минзәлә халкына диңгез  көлке һәм позитив күңелле клоун Тяпа бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International