Сугыш ветераны укучылар килүенә бик сөенде

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Күптән түгел генә без, 10 нчы сыйныф укучылары,  шәһәребезнең сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улында кунакта булдык. Аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Әлбәттә, Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы артык сөйләшә алмый. Ул хәзер авырлык белән генә йөри, начар ишетә. Ләкин без  килгәнгә бик сөенде, күңеле тулып, елап та алды. Безгә үзенең тормышы турында сөйләде, медальләрен күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International