Район башлыгы Айдар Салахов кереш сүз белән чыкты. Пленар өлешендә “Быелгы язгы кыр эшләре үткәрүнең тактикасы һәм игенчелек алдында торган бурычлар” дигән темага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, РАСХН ТатНИИСхның профессоры Мира Понамарева,” ФГБУ “Россельхозцентр”ның ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Р. Хабибуллин, “орлык контроле һәм фитосанитар күзәтчелеге бүлегенең начальник урынбасары С.Ахмедьянов, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров чыгыш ясадылар. Семинарның практик өлеше “Чулман” агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгының ындыр табагында үтте. Анда орлыкларны агулау эффектлылыгы, үсеш стимуляторларын куллану,био һәм микро ашламаларны куллану, протравительләрне дозасын арттырганда орлыкларның тишелешенә йогынтысы,орлыкларны агулаганда каты суның тәэсире, авыл хуҗалыгы культураларын агулаганда төп ялгышлар, орлык чистарту,агулаучы машиналарны көйләүне күрсәттеләр.