Урыс авыл җирлегендә авыл халкы начар юллардан җәфалана

2014 елның 21 марты, җомга

Урыс авыл җирлегенә кергән Тулбай, Гөлек һәм Урыс авылларында барлыгы 402 хуҗалык бар, аларда 1007 кеше яши. Җирлек башлыгы Фазыл Маулин биредә әле күп эшләми, җирлек белән узган елның октябреннән генә идарә итә.

Авылда барлык социаль объектлар да эшли, авыл гөрләп яши. Халык күпләп мал асрый, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредитларны да 6 млн сумнан артыграк алганнар. Әмма биредә сөтнең литрын халыктан 15 сум белән генә җыялар.

Шәхси хуҗалыкларга хезмәт хакы исәбенә 169 баш төрле зурлыктагы мөгезле эре терлек бирелгән, 60 ка якын баш мал хуҗалыкларда асрау өчен тапшырылган. Пай җирләре өчен дә икмәк бирелгән, өстәвенә моңа кадәр булмаган ярдәм күрсәтелгән – шәхси хуҗалыкларагы терлекләргә сенаж, силос өләшенгән. Агрофирманың халык турында кайгыртып, эш белән тәэмин итү өстенә, аларга терлек азыгы белән дә ярдәм итүеннән халык бик канәгать. Моның өчен алар агрофирманың элекке директоры Илдар Исхаковка рәхмәтле.

Өч авылда да мәчет бар, аларга газ кертелгән, бирелгән сәдакалар хисабына түләүләргә исәп-хисап ясалып барыла. Бер мәсьәләгә ачыклык кертәсе бар, шул борчый халыкны. Кайберәүләр читтә вафат булган туганнарын авыл зиратына алып кайтып җирли. Башта алар мәчеткә килеп, рөхсәт сорасыннар, кимендә 1500 сум күләмендә акча калдырсыннар иде, чөнки алар җирләнә дә онытыла, ә зиратны карап-чистартып торырга кирәк, диде җирлек башлыгы.

Чишелмәгән мәсьәләләр арасында иң актуаль булганнары – начар юллар, Гөлек һәм Урыс авылларында су җитмәү, йорт салырга җир булмау (йорт җиткерү өчен җир сорап мөрәҗәгать иткән 18 кеше арасыннан өч кешенең генә гаризасы канәгатьләндерелгән),

клуб, медпункт кебек социаль объектларга ремонт ясату, санкцияләнгән чүплек булмау. “Элеккеге инвестор “Вамин” ның эшләре юридик яктан җайланып беткәч, авылны киңәйтү мәсьәләләрен күтәрергә мөмкин булыр”, - диде район башлыгы Айдар Салахов.

Халыкта төрле мәсьәләләргә кагылышлы сораулар байтак җыелган. Ни өчен Урыс урта мәктәбендә балалар төп керү-чыгу ишегеннән түгел, ә запас ишектән йөриләр? Ул-бу була калса, нишләргә? Тыкрык аша йөрүче балаларны жәллибез, чөнки алар язгы-көзге пычракларда мәктәпкә шуннан йөриләр. Ул сулар акрынлап клуб бинасы читләрен юып бара. Авыл урамнарына вак таш булса да җәелсә иде, ди җыенда катнашкан халык. Мәктәпләрдә музыка түгәрәге булдырылсын иде. Пай җирләренә ашлык аз бирелә диючеләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International