Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 2014 елның 24 февралендә Чиләбе шәһәренең Новый Художественный театр бинасында, “СELoBEK ТЕАТРА” дип исемләнгән кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль – лабораториясе кысаларында Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” (“Лавина”) драмасы белән чыгыш ясады. Театрның баш режиссеры Дамир Самерханов сәхнәгә куйган әлеге әсәрне Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дан казанган театр тәнкыйтьчеләре: Германиядән Нина Мазур, Беларусьтан Татьяна Котович, Литвадан Саулиус Варнас, Мәскәүдән Александр Вислов фестивальнең иң уңышлы спектакле дип атады, театрга фестивальнең Лауреат Дипломы тапшырылды.
Нурсибә Адиева,
Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире