Мәктәпләрдә урманнарны саклауга багышланган дәресләр үткәреләчәк

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы карары нигезендә дөньяның барлык илләрендә 21 март Халыкара урман көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан урманчылар күп төрле чаралар үткәрергә планлаштырлар. 19-21 март көннәрендә Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпләрдә урманнарны саклауга багышланган дәресләр үткәреләчәк. Мондый чараларның максаты – халыкка урман экосистемасының, агачлар үстерү һәм табигатьне яшәртүнең әһәмиятен аңлату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International