Минзәләдә эшмәкәрләргә ярдәм итү турында сөйләштеләр

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Минзәлә район хакимиятенең утырышлар залында райбашкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев эшмәкәрләр, фермерлар һәм КФХ башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде. Анда ТРның эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев чыгыш ясады.

Сүз нигездә лизинг-грант программасы, шуның нигезендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең субсидия рәвешендә дәүләт ярдәменә исәп тота алулары турында барды. Кече бизнес вәкилләре “Лизинг-грант” программасы, эшмәкәрлеккә ярдәм, җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарга субсидия түләү һәм башка сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International