Минзәлә районында язгы ташуга әзерлек бара

2014 елның 15 марты, шимбә

Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. Минзәлә районы янгын часте начальнигы Валерий Губернаторов әйтүенчә, бар да һава торышына бәйле.

Иң беренчеләрдән булып торак милекчеләре ширкәте һәм тормыш-яшәеш өчен җаваплы идарәләр белән киңәшмә үткәрелде. Район башлыгы Айдар Салахов оешма-предприятия җитәкчеләренә объект яннарыннан эрегән сулардан арыну өчен чаралар үткәрү бурычы куйды. Шәһәр буенча су һәм дренаж торбаларын, күпкатлы йорт яны территорияләрен, коеларны, канализация коллекторларын ачып чистарту, түбәләрне кардан арындыру эшләре бара. Ташу чагында авылларны су басу куркынычы туса “Минзәлә” елгасындагы бозларны шартлатуга әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International