Кичә Минзәләдә “Созвездие – Йолдызлык - 2014" XIV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үтте

2014 елның 14 марты, җомга

Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге балалар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләрендә ярыштылар.

“Вокаль ансамбльләр”, “Хореография” номинацияләрендә чыгыш ясаган барлык коллективлар да финалга үттеләр, алар, шулай ук башка калган номинацияләрдә җиңүчеләр бүген тагын чыгыш ясадылар.

17 сәгатьтә район мәдәният сараенда Гала-концерт була, анда җиңүчеләр билгеле булачак, алар апрельдә Казанда чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International