Яшь бала кебек тәрбияләгәч

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Мәлкән авылы кызы Назыйма Мусинаның яшәеше, язмышы ту­ган төбәге белән бәйле. Кечкенәдән үк әти- әнисенең ярдәмчесе бу­лып үсә ул. Хезмәт юлын мәктәпне тәмамлауга ук элекке Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләүдән башлый. Хәзер соңгы биш ел эчендә яшь бозаулар карауга алынган, күңел җылысын биреп, ихластан башкара На­зыйма ханым үз вазыйфа­ларын. Тырышлыгы, мак­сатчанлыгы бу тармакта да яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлеле- генә ирешергә ярдәм итә. Үз күңеленә якын эш тап­канга сөенеп, тормыштан тәм табып эшли. Назыйма ханым бүгенге көндә 65 баш бозауны яңа туган­нан алып 20 көнгә чак- лы карый һәм аларның һәрберсеннән көнгә 750- 850 шәр грамм үсеш ала. Хезмәте өчен айга 15-16 мең сум акча ала ул. Аның өстенә әле бу гыйнвар аенда яхшы үсеш алганы өчен Назый­маны “Вамин Минзәлә” агрофирмасы җитәкчелеге бер мең сум күләмендә премия белән дә бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International