Балл белән бәя

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

 Районнар эшчәнлеген республика күләмендә рейтинг белән бәяләү хакында язган идек инде. Хәзер безнең районда да авыл җирлекләре башлыкларының эшчәнлеген баллар белән бәяләячәкләр. Бәяләгәндә авыл җирлекләрендә яшәүче халык, шул исәптән фермерлар, гаилә фермалары саны, асралучы мал һәм тапшырылган күләме, ел дәвамында шул җирлектә яшәүчеләр шәхси хуҗалыгын киңәйтүгә алган кредитлар саны һәм күләме, клуб, ФАП эшчәнлеге, төзекләндерү исәпкә алыначак. Барысы 32 пункт бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International