Анда узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде, иң яхшы игенчеләргә, терлекчеләргә, оста оештыручыларга кыйм-мәтле бүләкләр тапшырылды. Райондашларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов, Агросила групп җитәкчесе Илдар Гыймадиев, Казан сөт комбинаты директоры Разиф Кәримов һәм башка җитәкчеләр килгән иде.
Котлау сүзе белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Чыгышында ул район фермаларында реконструкцияләр үткәрү, агропромышленность комплексында үзгәрешләр булачагын, авыл хезмәтчәннәренең көнне-төнгә ялгап эшләүләрен, бергәләп кенә булган авырлыкларны җиңеп чыгып, дусларча эшләп алга барачакбыз, дип билгеләп үтте.
Тантаналы җыелышта район башлыгы Айдар Салахов уңышлы һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен «Заиковский» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Фәттахов-ка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын, уңышлы эшләгән һәр җитәкчегә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләк итеп “Спартак” аяк киеме фабрикасында махсус эшләнгән күн итекләр тапшырды.
Игътибарымны шул җәлеп итте: җитәкчеләргә кышкы салкында фермада кияр өчен кирәк бу җылы итекләр. Димәк, җитәкчеләр шушы итек белән ферма тирәсендә көн саен булып, андагы хәлне белеп, технологиянең дөрес үтәлешен таләп итеп торачаклар. Аннары Илдус Габдрахманов әйткәнчә, быелгы ел игенчеләр алдына зур сынаулар куйды, авыл хуҗалыгы үзенә бер төрле, анда эшләү җиңелләрдән түгел, заводта продукцияне алмасалар, ишегенә йозак салалар, ә малларның ашатырына булмаса, сыерның авызына йозак элеп куеп булмый. Шуңа да карамастан, без оптимистлар булып калыйк, яхшыга өметләник дип ул Марат Әхмәтовның котлавын җиткерде. Мәртәбәле кунак буш кул белән килмәгән иде, ул «Вамин Минзәлә» агрофирмасы директоры урынбасары Сабирҗан Кәримовка РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, хезмәт алдынгыларына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Уңганнарның иң-иңнәре сәхнәгә күтәрелгәч зал көчле алкышларга күмелде. Аларга район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды. Бу көнне минзәләлеләр шатлыгын уртаклашырга республиканың аграрийлар белән турыдан туры хезмәттәшлек итүче төрле оешмалар вәкилләре дә килгән иде. Аларның һәрберсе авыл эшчәннәренең уңганлыгына, хезмәт сөючәнлегенә ихтирам белдерде. “Просто молоко” идарәче компания исеменнән Разиф Кәримов үзләре белән хезмәттәшлек иткән агрофирма җитәкчелегенә рәхмәт җиткереп, акчалата бүләкләр тапшырды. Татпотребсоюз җитәкчесе, якташыбыз Мәхмүт Фәттахов берничә хуҗалыкка телевизор җибәргән.
Бәйрәм ахырында авыл хуҗалыгы алдынгылары чәй табыны артында хөрмәтләнде. Район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы исә күңелле ял иттерде. Тырышларны данлауга эшмәкәр Равил Миңнехуҗин һәм Язкәр Биҗанов зур өлешләрен керттеләр