Балтайның визит карточкасы

2013 елның 14 декабре, шимбә
Тармакның киләчәген Балтайда яңа технологияләр кертүдә күрәләр. Соңгы елларда савым сыерлары асралган торакларда реконструкция үткәрелде. Аларда сыер саву, сөт үткәргеч, сөт суыту һәм тиешле микроклимат тәэмин итәрлек заманча корылмалар урнаштырылды.
Терлекчеләргә хезмәткә түләү буенча шактый эшләр башкарыла. Әйтик, ун көнгә ике мәртәбә контроль савым үткәреп, савымны киметмәгән савымчыга 500әр сум күләмендә премия бирелә. Әлеге премияне узган айда 6 савымчы алган. Шулай ук тана төркеме алып өйрәткән өчен, айга 15 мең сум күләмендә өстәмә акча бирелә. Фермада токымлы терлек үстерүгә җитди игътибар бирелә. Ясалма ор¬лыкландыру технологы Гөлфия Рахматуллинага йөкләнгән бу җаваплы юнәлеш. Быел гына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп кайткан Сирен Фәйзуллин аның беренче ярдәмчесе. Аның белән бергә шул уку йортын тәмамлаган Искәндәр Идиатуллин мал табибы булып эшли. Җырдагыча, авыл ямьле Таһир- Зөһрәләр белән, дигәндәй, ә алар дәртле һәм күзләреннән нур чәчкән яшьләр, диләр савымчылар. Егетләрнең туган ягына кайтуының сере гади генә. Беренчедән, яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, икенчедән һәрберсе тиешле игътибарны үзендә тоя, өченчедән, һөнәрләрен яратып башкаралар, бу-иң мөһиме. Комплекс терлекчеләре шушы яңалыклар исәбенә бер сыердан еллык савымны быел 3000 кг нан арттыруны кузаллый. Бу җәһәттән район җитәкчелеге тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куелды. Терлекчеләр йорты ялт итеп тора. Анда ял итү, кай¬нар аш ашау, чәй эчеп алу, өс, аяк киемнәрен киптерү мөмкинлекләре булдырылган.
Көнлек савымны 1,3-1,4 тон¬нага арттырганнар. Сөт җитештерүне арттыру белән беррәттән, аның сыйфатына да зур игътибар бирелә. Сөт кабул итү пунктына озатылган сөтнең 70 проценттан артыгы югары, калганы беренче сорт белән ка¬бул ителгән.
Яхшы сыйфатлы печән әзерләнгән. Сенаж, силос баз¬ларында, курганнарда ике ел¬лык запас бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Гәрәев. Мон¬да малларга күпме кирәк шул чаклы ашаталар. Терлек азыгы күп булса да аны сакчыл кулла¬нып, баетып ашатуга өстенлек бирелә. Рацион витаминнар, минераль өстәмәләр, кукуруз белән баетылган.
Хәзер хуҗалыкта көн саен дәүләткә 3100-3155 килограмм сөт озаталар. Бүгенге көндә 580 баш сыерның 450 се савыла, 130 ы ташланган. Саламның маллар алдыннан өзелгәне юк, ул көздән ук ферма утарына кайтарып өеп куелган. Һәр баш малга 2 кило исәбеннән катнаш азык бирелә, ди учет¬чик Александр Карташов. Александр шушы комплекста 37 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыкты, хәзер дә хезмәтен яратып башкара. Сыер саву операторлары: Валентина Хәйретдинова, Дания Ямалтдинова, Лариса Зарипова, Инна Васильева, Земфира Ярмухаметова Надежда Белова бер-берсе белән ярышып, ак көнләшү белән эшлиләр. Сыер саудыру операторлары Илдус Харисов, Филас Ильясовларның эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Малларны ашату механикалаштырылган, Илгиз Шияпов МТЗ-82 тракторына тагылган җайланма белән төяп тора,ә төялгән азыкны Габденур Ямалтдинов МТЗ-1221 тракторына тагылган ДеЛаВаль белән сыерлар алдына тарата. Маллар астыннан алынган тиресне МТЗ-1221 тракторында Ясир Шакиров басуга чыгарып бара. Рәфит Исмагыйлов МТЗ- 82,6 тракторы белән таналар төркемен туйдыра, печәнне ЮМЗ-6 тракторы белән Дамир Әбүбәкеров кертә. Таналар дигәннән монда төп көтүгә быел 100 баш тана кертелгән, тагы 60 баш тана ел азагына чаклы кертеләчәк икән. Бозауларны салкын метод белән туганнан алып өч айга чаклы Гөлүсә Попова, Наталья Михайлова Людмила Стрельникова карыйлар. Абзарны җилдән саклау өчен, стена кырый¬ларына салам тюкларын өеп куябыз, – ди Рамил әфәнде. Өч айдан соң бозауларны Александровка авылындагы фермага күчерәләр, анда аларны Рәсилә Габделхакова тәрбияли.
Хезмәтенә күрә түләү дә яхшы Әнә Валентина Хәйретдиновага август аенда 27938, сентябрьдә 29949, октябрьдә 22645сум акча хисапланган, башка савымчыларда 12-15-20 мең сумнан ким алмыйлар икән. Хезмәткә түләү дә әллә ни өзеклекләр юк. Мондый хәстәрлек кешеләрдә җаваплылыкны арттыра, хезмәт тәртибе, эш графигын, көн тәртибен төгәл үтәү күпкә яхшырган. Агрофирма җитәкчелеге болар барысы да продукция алуны арттыруга китерүче факторлар икәнлеген аңлап эш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International