Үзләре үстергән казлардан

2013 елның 13 декабре, җомга
Агымдагы елны интернат хезмәткәрләре 50 каз са¬тып алып үстергәннәр. Кышның беренче көннәре җитү белән биредә зур¬лап каз өмәсе үткәрелде. Интернатта торучылар арасында да каз йолку осталары бар икән. Карт¬лар йорты хезмәткәрләре белән беррәттән алар да җиң сызганып булышкан¬нар, яшьлекләренә кабат кайтып, вакытларын бик күңелле һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге туган. “Яшь чакларда шушы¬лай кеше җыеп өмә ясый идек. Авылда бу йола бик ямьле үтә иде. Үзе бер төрле бәйрәм иде безнең өчен. Бүген барлык ин¬тернат хезмәткәрләре килгәннәр, ялт итеп куй¬дылар казларын. Безгә дә бик күңелле булды. Мон-дый бәйрәмнәрне еш¬рак оештырсыннар иде”, – дип сөйләп китте безгә биредә яшәүче Әлфия апа. “Әйе, әлеге учреж¬дение директоры Илсөя Хәбибуллина интернат тормышына ямь өстәр өчен өмә ясап зур яңалык кертте. Бәйрәм бик күңелле узды. Коллега¬ларыбыз белән җырлап, биеп алдык, уеннар уйнап алдык. Үзебез дә яшь ча¬клардан урап кайткандай булдык”, – дип уртаклаш¬ты фикере белән биредә хезмәт куючы Илгизә Фәйзрахманова. Өмәдән интернат йорты гөрләп торды. Нәкъ борынгыча, милли рухта. “Каз өмәсе татар халкының мил¬ли матур бәйрәмнәрнең берсе. Бүген дә кечкенә чаклар искә төште: әни- ләребезнең каз йолкып, ястык ясаганнары, тәмле ризык пешергәннәре. Кызларның көянтә асып чишмә буйларына төшкәннәре күз алдында. Яшьләр дә халкыбызның традицияләрен оныт¬масын иде”, – диде вах¬тер Хәмит Шәйхетдинов. Үзләре үстергән каз итеннән пешкән ризы¬кларны ашаганда бу бәйрәмне еш искә алыр¬лар әле биредә тәрбия- ләнүчеләр.
Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда кой¬мак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган булган. Бу бәйрәмдә без дә каз маенда пешкән коймак авыз итеп кайт¬тык. Тәме һаман да күңелләрне ымсындыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International