Аңлаешлы караш формалаштыру өчен

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

 Инде хәбәр ителгәнчә, бу җәһәттән техникум бина¬сында семинар-укулар узды. Семинарны муни¬ципаль район башлы¬гы Айдар Салахов ачып җибәрде, бу очрашуның ноябрь аенда узган семинарның дәвамы бу-луын ассызыклады:
бер-ике көнлек эш түгел. Безнең бурыч – алга таба ихтыяҗ ту¬ган саен башкаладан, читтән белемнәрен практикада куллана торган белгечләрне чакырып (теорияне генә белү аз), эшле¬кле очрашулар уздыру, шул рәвешле алга таба ничек хәрәкәт итәргә юнәлеш алу. Авыл җирлекләре башлыкларына җитди бурыч йөкләнә: урыннарда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә сәләтле затларны ачыклап, аларга бизнес-план, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итеп, каршылыкларсыз эшкә тотынырга ярдәм итәргә кирәк, – диде ул.
Яңа елга кадәр агрономнарны өйрәтү классы ачылачак, җиргә бәйле барлык һөнәр ияләре бирегә килеп укып, яңа шартлар¬да яңача эш итәргә өйрәнергә тиешләр. Авыл хуҗалыгын ба¬ланслы интенсив алып бару өчен белемнәрне даими рәвештә күтәреп торырга кирәк. Шушы һәм башка эшчәнлек белән язгы чәчү эшләре башланганчы танышып, алган белемнәрне шунда куллану зарур.
Яңа елга кадәр механизаторлар классын ачу да кирәк. “Мен¬зелинские зори” агрофирмасында техниканың 80 проценты - “Класс” фирмасыныкы, шулай ук район хуҗалыкларында “Нью- Холланд”, МТЗ техникасы да күп. Яңа технологияләрне һөнәре җир белән бәйле һәркем белергә тиеш.
Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләтнең җитди ярдәменә мохтаҗ. Бу җәһәттән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмати-консультацион бүлеге җитәкчесе Рөстәм Га¬рифуллин кече формада хуҗалык алып баручы һәм шәхси хуҗалыкларда гаилә фермаларына ярдәм итү турында сөйләде. Республикада 1 меңгә якын гаилә фермалары бар.
Аларда фермерлар мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм сары¬клар үрчетүдән тыш, умартачылык, куян, күркә үрчетү, балык һәм нәселле чабышкы атлары үстерү белән дә шөгыльләнә. Үсемлекчелеккә килсәк, кыяр-помидорны, бакча җиләген үзенчәлекле технология белән үстерүчеләр дә бар.
Билгеле булганча, бүгенге көндә Татарстан Республикасын¬да авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа эшли.
АПК белгечләре зоотехния, ветеринария белгечләренең теге яки бу өлкәгә кагылышлы мәсьәләләрне күрсәтмәлекләр, мәгълүмати технологияләр кулланып, тәфсилләп аңлатуларын игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сора¬уларга җавап алдылар. “Биопрепараты” НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибатуллина үзләрендә җитештерелә торган препарат¬ларга характеристика бирде (алар белән күргәзмәдә дә таны¬шырга була иде), “Татлаваль” компаниясе консультанты Мар¬сель Шәмсетдинов, ТР Фәнни-тикшеренү институты галиме Шамил Шакиров һәм башка чыгыш ясаучылар авыл хуҗалыгы белгечләренә файдалы мәгълүматлар җиткерде. Кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү бу¬енча башкарасы эшләр чиксез. Бары тик нәтиҗәгә эшләүчеләргә генә бәхет елмая.
Семинарның икенче өлешендә муниципаль район башкарма ко¬митеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев авыл җирлекләре башлы¬клары һәм сәркатипләре каршында чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы һәм башка файдаланудагы җирләрне рәсмиләштерү процедура¬сын җентекләп өйрәнергә чакырды.
– Бу – заман таләбе. Хуҗасыз, рәсмиләштерелмәгән җирләр булырга тиеш түгел, барлык җирләр дә хосусыйлыкта булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Актаныш районнарында эре комплексларны инвестицияләү проектын хуплады. Шуның өчен дә кайда урнашкан булуына карамастан, җирләрнең кемнең хосусыйлыгында булуын, кайда нинди коммуникация узуын (ае¬руча бу федераль трасса янәшәсендә урнашкан җирләргә ка¬гыла) һәркайсыгыз белеп торырга, алай гына да түгел, картада күрсәтә белергә тиеш, – диде ул үз чыгышында. – Шушы укулар¬дан соң сезгә карата таләп катгый булачак.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм сәркатипләргә “Пу¬бличная” карта белән эш итү һәм авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьләштерү тәртибе аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International