Алар хезмәте - полиция көзгесе

2013 елның 22 ноябре, җомга
Эчке эшләр органнары системасын¬да Россия дәүләтенең бөтен этапла¬рында да участок уполномоченныйла¬ры әһәмиятле урын алып тора. Алар җәмәгать куркынычсызлылыгын сакла¬уда да күп санлы подразделениеләр арасында полиция структурасында төп тармаклардан санала. Участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәткән территориядә хезмәт вазый¬фаларын эффектлы үти икән, полиция турында халыкта тулаем уңай фикерләр генә формалаша. Россия Эчкеэшләр министрлыгының Минзәлә районы буен¬ча бүлегендә 11 участок уполномочен¬ные халыкка хезмәт итә.
Һәрбер участок уполномоченные урта¬ча 2700-2800 кешегә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Минзәлә муниципаль районы 11 административ участокка бүленгән, шуның 5 се район җирлеге авылларында, калган 6 участок шәһәргә туры килә. Авыл җирлекләрендә түбәндәге участок упономоченныйлары хезмәт күрсәтә: Марат Галимҗанов по¬лиция майоры (Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авыл җирлекләре), Сергей Ки¬шев полиция капитаны (Наратлы Кичү, Кадрәк, Иске Маҗын, Юшады, Николаев¬ка, Яңа Маҗын авыл җирлекләре), Рифат Исмагыйлов полиция лейтенанты (Коно¬валовка, Хуҗәмәт, Югары Тәкермән авыл җирлекләре), Сергей Антонов полиция капитаны (Иске Матвееевка, Иркәнәш, Воровский, Әтрәкле, Яңа Мәлкән, Бикбау авыл җирлекләре).
Минзәлә шәһәрендә полиция ка¬питаны Илгиз Латыйпов (шәһәрнең төньяк көнбатыш өлешенә Татарстан урамының так йортлары, Садак бистәсе, төньяк ягыннан алып Октябрь урамы киселешенә чаклы, көньяк ягыннан Соци¬алистическаая урамының так йортлары, шәһәрнең көнчыгыштан өлешеннән алып Ленин урамының так йортлары, төньяк ягыннан алып Татарстан урамының җөп саннары буенча йортлары керә.
Илшат Минһаҗев полиция капита¬ны (шәһәребезнең көньяк көнбатыш өлешеннән алып Социалистиче¬ская урамының җөп саннары буен¬ча Түбән Кама сусаклагычына чаклы, көнчыгышыннан алып Ленин урамының так йортлары керә).
Илнур Вәлиев полиция капитаны (шәһәрнең төньяктан алып Школь¬ная урамының так саннары йортла¬ры, Изыскательләр бистәсенең 1,2,3, комплекслары, Көнбатыш өлешеннән алып Ленин урамының җөп саннары йортларының Түбән Кама сусаклагычына чаклы, Социалистическая урамының так саннары йортларыннан алып Школьная урамының так саннары йортлары, Рыноч¬ная урамы Изыскательләр бистәсенең 5 нче комплексы йортлары керә).
Руслан Мәүҗиев полиция капитаны (шәһәрнең Социалистическая урамының җөп саннары йортларыннан алып көньяк көнчыгышына таба һәм Ленин урамының җөп саннары йортларынан алып Түбән Кама сусаклагычына кадәрге йортлар керә).
Быел участок уплномоченныйлары полициясенә ике яшь хезмәткәр Илназ Әхмәтшин һәм Тимур Мельников кабул ителде, алар хәзергесе вакытта стажи¬ровка үтәләр.
Участок уполномоченныйлары по¬лиция хезмәтен Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бу¬енча участок уполномоченныйлары по¬лициясе бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Илназ Галиев җитәкли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International