Мөнәҗәтләр – күңел көзгесе

2013 елның 22 ноябре, җомга
Бәйрәм рухын алган әлеге чарага Минзәләдән һәм районыбыз авыл¬ларыннан 20 гә якын мөслимә килгән иде.
Мөнәҗәт – Аллаһка ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсен аңлата. Аю авылын¬нан Хәния апа “Җомга көннең саваплары” дигән мөнәҗәт белән кичәне башлап җибәрде. Мөнәҗәт уку ул җырлау гына түгел, ул сәләт бар¬лык кешегә дә бирелми. Ә менә Хәния апага андый талант бирелгән. Шундый ук мөнәҗәтчеләр Лени¬за апа Якиева, Мәлкән авылыннан Зөләйха ха¬ным, Исангол авылыннан Рәфига ханым һәм башка мөслимәләрнең чыгы¬шын б арысы д а о шат¬ты. Бәйрәмдә мәктәп укучыларының да катна¬шуы нур өстенә нур бул¬ды.
Боларның бары¬сын да тыңлап утыру җанга рәхәтлек бир¬де. Барысы да сокла¬нып утырды. Бер яктан райондашларыбызның шундый талантлы булуы¬на соклансак, икенчедән, мондый гыйбрәтле сүзләрне тыңлау безгә бик кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International