Өч номинациядә бүләкләндек

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
 Әлеге конкурста катна¬шып безнең районнан быел бу тантанага 46 кеше барды, мондый составтагы делегация республиканың дүрт рай¬оныннан гына килгән.
Алар арасында Шәфкатьлелек номи-нациясендә: “Тургай” балалар приюты ”Соци¬аль күзәтчелек”, Умыр¬зая реабилитация үзәге “Киләчәк минем кул¬ларда”, ГАУСО “КЦОН МТЗ и СЗ РТ” “Мин яшәгән җирдә татулык, тынычлык”; экология номинациясендә: ГАУ¬СО “КЦОН МТЗ и СЗ РТ” “Аңа ошаган планета юк, аны сакла”, Веста яшьләр үзәге “Табигатьне йөрәк белән той”, “Чебурашка” 3 номерлы балалар бакча¬сы “Экология культурасы эталоны – балалар бак¬часы”, ”Алтынчәч” 2 но¬мерлы балалар бакчасы “Мәктәпкәчә яшьтәге ба-лаларга экология турын¬да”; спорт һәм мәдәният номинациясендә: Ба¬лалар иҗат йорты “Кул¬дан эшләнгән электрон әйберләр”, шәһәрнең 2 урта мәктәбе “Хөрмәт итәбез, истә тотабыз, белербез”, 3 урта мәктәп “Уңышка юл” проектла¬ры буенча җиңү яулады¬лар. Республика буенча 45 районнан 138 проект иң яхшылар дип табыл¬ган, шуның 10сы безнең районнан. Алар барлыгы 2 млн 262 мең сумлык грант оттылар.
Җиңүчеләр “РИТЭК” ААҖнең махсус серти¬фикаты белән бүләк-ләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да шундый конкурсларда катнашып, район, үз коллективла¬ры өчен шундый мөһим җиңүләр яулауларын теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International