Участковыйларга йорт салынды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Төзелеш төп өч чыганактан финансланган. Комплекслы программа нигезендә бүлеп бирелә торган республика бюд­жеты чараларына 18 муници­паль берәмлектә 20 торак йорт төзелде. Безнең районда әлеге программа буенча администра­тив-торак комплекс Хуҗәмәт авылында җиткерелде. Учас- ток уполномоченныена ачкыч тапшырырга дип бирегә рай­он башлыгы Айдар Салахов, район эчке эшләр бүлеге на­чальнигы Илсур Хазиев һәм башка кунаклар җыелды. Бу җирлектә участковый Рифат Исмагилов эшли. Җиде ел элек ул ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенә эшкә керә һәм бүгенге көнгә кадәр биредә на­мус белән хезмәт куя. Рифат Хуҗәмәт авылыннан башка Югары Тәкермән һәм Конова­ловка җирлекләрендә тәртип саклый. Хәзерге вакытта тор­мыш иптәше белән ике ма­лай тәрбияләп үстерәләр. Рифат Исмагилов үзе “Хәзер хөкүмәт безнең турыда уйла­на башлады, менә яңа йорт салып бирделәр. Моңа кадәр

Минзәләдән килеп йөрергә мәҗбүр идем. Безнең гаилә өчен бу бик сөенечле вакый­га, без барыбыз да бик шат. Бүгенге көннән хокук бозулар кимер дип уйлыйм”, – дип әйтә. “Иптәшем өчен туган авылына кайту икеләтә шатлык. Безнең өчен бу бүләк көтелмәгән бу­лып чыкты. Хөкүмәткә зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип уртаклашты сөенече белән участковыйның тормыш иптәше Ландыш.

Муниципалитетлар хисабына республикада 38 берәмлектә 41 торак йорт төзү финанслан­ды. Безнең районда бу чыга­нактан комплекс Иске Матве­евка авыл җирлегендә салын­ды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, район депутаты Эдуард Кузнецов бу полиция участогын төзүдә башлангыч матди ярдәм күрсәтте. Һәм менә инде ике ай эчендә генә биредә полициянең участок пункты калкып чыкты. Йортның мәйданы 95 квадрат метр, кабинет мәйданы – 20. Пункт ачкычын участковый Сергей Антоновка тапшыру тантанасында ике объектны да сафка бастырган ПМК “Мелио­рация” хезәмткәрләре Евгений Петров һәм Артур Семенов­ка район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Сергей Николаевич Эчке Эшләр Ми­нистрлыгында 10 елдан артык хезмәт куя. Эшләгән вакыты дәверендә үзен тырыш, намус­лы хезмәткәр буларак күрсәтте. Бүгенге көндә ул үрнәк булыр­лык гаилә башлыгы да, тор­мыш иптәше белән алар бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Аның административ участо­гына Әтрәкле, Иркәнәш, Иске Матвеевка авыл җирлекләре керә. Анда якынча 3 500 кеше яши.

Сергей Антонов һәм Рифат Ис­магиловка хезмәттә куллану өчен автомашиналар тапшы­рылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International