Минзәләдә «Кызыл канәфер» акциясе башланды

2025 елның 11 апреле, җомга

«Кызыл канәфер» акциясе ветераннарга ярдәм итүгә һәм игътибар итүгә, шулай ук азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауга юнәлдерелгән.

10 апрельдән 22 июньгә кадәр «кызыл канәфер»хәйрия акциясе узачак. «Ялкын» яшьләр үзәге волонтерлары Минзәлә шәһәре урамнарына чыгачак һәм теләсә нинди суммага иганә акчасына «кызыл канәфер» тамгаларын таратачак. Акчаны куар-код буенча да кертергә мөмкин.

Барлык җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәмгә җибәреләчәк: операцияләр, тернәкләндерү курслары, ишетү аппаратлары, протезлар, электр коляскалары, дарулар һәм башка медицина ихтыяҗлары.

Кичә акция Минзәләдә дә старт алды. Бу мөһим инициативага беренчеләрдән булып район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район хакимияте һәм финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре кушылды.

Кушылыгыз һәм бу игелекле инициативаны хуплагыз!

https://menzela.ru/news/tema-dnya/segodnia-v-menzelinske-startovala-akciia-krasnaia-gvozdika

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International