Делегация составында авыл җирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре, район эшмәкәрләре һәм башкалар бар иде. Баруның максаты – җирле халыкның яшәеше, көнкүреше белән танышу иде. Авылга килеп керүгә үк йортларның киң, өйләрнең төзек булуын күреп куанасың. Урыны-урыны белән кызыл кирпечтән салынган ике-өч катлы өйләр дә күренгәли. Гали авылы сәяси системаның нинди булуына карамастан, шул ук вакытта гомуми кануннарны бозмыйча, үз тәртипләре белән яшәп ята.
Авылның эшләре белән танышырга, эш нәтиҗәләрен күреп үрнәк алырга төрле җирләрдән вәкилләр күп килә. Бу авылда эшне дөрес итеп, булсын дип эшли белә торган, нык куллы, зирәк аңлы, көчле рухлы татарлар яши. Әлеге авылда көнчелек юк, халык бер- берсенә булыша, бер-берсен хөрмәтли белә торган, онытылып, югалып калган кешеләр юк.
Биредә олылар кечеләрне, кечеләр олыларны хөрмәт итә. Монда кешеләр балаларына үзләренең дөрес тормыш мисалында тәрбия бирәләр.
Авылга баргач та, башта без авылның “Туган як”ны өйрәнү музеен карадык, авыл музее 1964 елдан бирле эшләп килә, анда 2 меңгә якын экспонат тупланган. Музейда мәктәп, колхоз, авыл тарихын чагылдырган бүлмәләрдә бик күп экспонатлар тупланган. Авылда җиде мулланың репрессиягә эләгеп атылуы турында да мәгълүмат тупланган. Бу җирлектә нык кына сугышлар булган. Авылда мондый музей булу зур бәхет ул. Гали авылына башта Гали бабай Татарстанның Балык Бистәсе районыннан чукындырудан качып килгән. Музей директоры Сания Ахмерова безне җиде буын ата-бабаларыбызның искитәрлек бай тарихы белән таныштырды. Гали авылына 403 ел гына түгел, күбрәк тә булырга тиешлеген дәлилләп сөйләде. Музейда мәртәбәле кешеләр, танылган шәхесләр турында да бик кызыклы материаллар бар.
Гали авылында мәдрәсә 1860 елдан бирле эшләп килә. 1926 елга кадәр биредә төрле төбәкләрдән килеп белем алганнар. Шул ук елда мәдрәсә бинасында мәктәп ачылган, ә 1975-1985 елларда анда Нугай һәм Красный Мост авылларыннан килеп йөрүче укучылар өчен интернат, шулай ук балалар бакчасы урнашкан булган. 1991 елда авыл аксакаллары Мөҗәһит Латыйпов, Лотфулла Йосыпов, Рәфгать Бадыкшин һәм башкаларның тырышлыгы белән балалар бакчасы ябылган һәм мәдрәсә бинасы шәкертләргә яңадан кайтарылган.
“Гали” мәдрәсәсе үз эшен 1992 елда башлап җибәрә. Ул вакытта мондый уку йортлары аз булганда биредә СССРның төрле почмакларыннан: Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Саратов, Самара һәм башка өлкәләрдән, Татарстан, Мәскәү, Кырым, Казахстан, Башкортостан, Литвадан укырга киләләр.
Елдан-ел мәдрәсәдәге шарт- лар камилләшкән, 2009 елда биредә капиталь ремонт ясалган. Бүгенге көндә биредә 16 шәкерт белем эсти. Бу мәдрәсә дини уку йорты гына түгел, монда дини бәйрәмнәр, олылар һәм балалар өчен төрле чаралар да үткәрелә. Бу авылда мәүлид аенда, рамазан аенда мәҗлесләр үткәрелә. Зиратлар гел тәртиптә тотыла. Өч мәчеткә дә авыл халкы күпләп йөри. Иң мөһиме – яшьләрнең күп булуы куандыра. Мәчетне һәм мәдрәсне авыл халкыннан, химаячеләрдән кергән акчага тоталар.
Җирлек башлыгы Идрис әфән- де Муллабаевның әйтүенә караганда, Гали авылы өч татар авылының берсе, һәм анда бүгенге көндә 2065 кеше яши, сигез урыстан башкалары татарлар. Монда 1200 кеше эш яшендә, 426 пенсионер, 300 бала мәктәптә белем ала, яңа туганнан алып алты яшькә кадәрле балалар саны – 134. 80 бала балалар бакчасына барырга чират тора. Елга 20 бала туа, әмма биредә балалар бакчасы юк, кешеләр балаларын күрше авылга бакчага йөртәләр. Биредә җирле сәнәгать юк, колхоз 14 ел элек таралган, шуңа күрә халык үз кәсебе белән, үз көнен үзе күреп яши. Авылларда колхоз таралгач, халык ни эшләргә, кая барырга белми аптырап калмый. Үзләренең бакчасында кыяр, помидор үстерә башлый. Сөрүлек җирләре аз булу сәбәпле, бер пайга 2,3 гектар җир туры килгән. Алар арендага бирелгән, 12 фермер хуҗалыгы оешкан, алар төрле зурлыкта, берсенең җире 3500 гектардан артып китә. Биредә халык төрле кәсеп белән көн күрә. Безне иң нык шаккаттырганы шул булды: җирлектәге Гали авылында 668 хуҗалыкның 420 се теплицада нидә булса үстерә.Таудан караганда бу авылны теплицалар авылы дип әйтергә була. Аларның зурлыгы да төрлечә, 5 тән алып 50 сотыйга кадәр. Бу теплицаларда кыяр, помидор үстерәләр. Аларның кайберләрендә март уртасында 2 шәр мең төп помидор, февраль аенда 1,5 мең төп кыяр чәчәк атып утыра. Март башыннан алып сентябрьгә кадәр уңыш алып торалар алар теплицада. Сатуга күп өлеше китә, ашарга да кала. Безгә, шәһәр халкына, мондый авыр эшкә тотынуы да куркыныч, ә менә галилеләр, читтән караганда, әллә ни авырсынмыйлар да, бөтен эшне уйнап эшлиләр кебек тоела. Кишерне май аенда ук сата башлыйлар монда.
Ә авылда һәр хуҗалыкта суган орлыгы үстерәләр, бу шөгыльдә гаилә бюджетына 60 меңнән алып 180 меңгә кадәр табыш китерә. Суган орлыгын эшләгәндә балалары да булыша аларның. Суган орлыгын кара халыклар килеп җыеп алып китә дә безгә килеп бермә-бер арттырып сата. Шулай ук җитештерелгән кыяр, помидорны да Россиянең төрле почмакларына үзләре дә илтеп саталар.
Моннан 14 ел элек беренче- ләрдән булып эшкуар Наил Баһаутдинов биредә үзенең “Чулпан” шәхси хуҗалыгын оештыра. Халыкның шәхси милке булып саналган җирләр- не арендага ала, бөртеклеләр, көнбагыш һәм күпьеллык үлән үстерә башлый. Ул чакта аның бер иске генә тракторы, комбайны була. Ә менә бүген бу фермерның хуҗалыгында нинди генә техника юк? Авыл кешеләренең 1300 гектарга якын пай җирләрен эшкәртеп, елның елында югары уңыш ала. Халык та буш калмый, һәркемгә бер пай җире өчен фермер 2 центнер бодай, 10 литр көнбагыш мае, мал асрау өчен печәнен капка төбенә китереп аудара. Авылның башка күп кенә эшләрен дә башкара, бөтен чараларга да матди ярдәм күрсәтә, кышын авыл юлларын кардан чистарта, язын-көзен шимбә өмәләрендә дә бик булыша икән.
Авылның икенче фермеры Камил Исхаков бераз соңрак, моннан 10 ел элек эшли башла ган. Сигез бозау һәм бер трактордан башлаган эш нәтиҗәсе бик куанычлы. Бүгенге көндә басуда 4 мөгезле эре терлек фермасын өр-яңадан төзегән, икмәк келәтләре барысы да ныклы, төпле итеп, уйлап эшләнгән. Дүрт ферманың да түбәсе профнастил калай белән ябылган, кардалар тимер торба белән уратып алынган. Авылның илледән артык кешесе бүгенге көндә шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Хуҗалыктагы фермада 700 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуның 170 башы савым сыерлары. Әле моның өстенә 175 баш ат та асрый ул. Авыл халкы биредә елкы ите генә ашый. Бу хуҗалык көнгә 1500- 1600 килограмм сөт сата, сөтне бер эшмәкәр фермадан литрын 14сум 50 тиенгә килеп ала икән.
Хуҗалыкта иң шаккатырганы шул булды: монда эшчеләрне ике-өч мәртәбә бушлай ашаталар, чит авыллардан вахта белән йөртәләр. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел, сыер савучылар 12-13 мең, фермада эшләүчеләр вазыйфасына карап 12-20 мең сум акча алалар. КФХ ”Исхаков”та бер иске техника да юк, иң искесенә өч ел, техникаларны гел яңартып тора. Камил 10 класс кына белемле булса да, алга карап эш йөртә, алдынгы технологияләр куллана. Ул КФХ оешканнан бирле төрле программаларга кереп эшләп шактый гына кредит алган, бүгенге көндә аның барлыгы 40 млн. сум әҗәте бар. Кредит алмыйча хуҗалыкны алып барып булмый, ди ул.
Авылда тагы бер малтабар бар, анысы – Наил Арсланов. Ул үз өендә көнбагыш сатып алып май сыгу белән шөгыльләнә. Бер тонна көнбагыштан 350 литр көнбагыш мае чыга икән. Көнбагышның бер тоннасын 11 мең сумга сатып ала, маен сыга, көнбагыш түбен тагы 5 мең сумга сата. Ул әтисе Ильяс ага белән эшли, елга 50 тонна көнбагыш сатып алып эшкәртә. Без булган фермерлар бик тыйнак кешеләр. Алар уңышлары белән мактанмыйлар, чөнки алар күбрәк эш белән мәшгульләр.
Җирлектә тагы бер данлыклы эшмәкәр бар. Эшмәкәр Расих Латыйпов “Хәләл” колбаса җитештерү белән шөгыльләнә, анда да бүген 60 кеше эшли. Монда 50 төрле колбаса һәм колбаса эшләнмәләре, 23 төрле ярымфабрикат, 6 төрле консерва эшләнә. Бу хәләл продукция бары тик ат һәм мөгезле эре терлек итеннән генә ясала. Көненә 7 ат, 6 сыер түшкәсе эшкәртелә. Аның “Хәләл” колбаса цехында да булдык, кибетенә кереп колбасалар сатып алдык. Әле ике ел элек кенә калай профильләр ясау цехын ачкан булган, әлеге цехны да карадык. Быел җәй көне авыл читендә агротуризм үзәге ачылган, аны авылдашлары Расих Латыйпов булдырган. Аның игелекле гамәлләре ярдәмендә танылды бит бу авыл. “Туган тел” җәмгыяте рәисе, “Хәләл” цехы хуҗасы, эшкуар Расих Латыйпов милли җанлы кеше генә түгел, ә үзенең ватанпәрвары да. Башкача ул үз авылы өчен шулкадәр хезмәт куяр идемени ул?!
“Сельский уют” үзәгендә теннис, кафе, бильярд бүлмәләре, спорт уеннары һәм балалар өчен махсус мәйданнар, атлар абзары һәм башкалар бар. Авыл буенча экскурсия ясар өчен махсус туристик маршрут та булдырылган. Фонтаннар, чыршылар белән матур итеп бизәлеп эшләнгән комплекста, шулай ук квадратциклларда да, атлар-пониларда да йөрергә, пейнтбол уены уйнарга да була. Ә янәшәдә генә 60х90 метр зурлыкта, тирәнлеге 2 метр булган буа да бар. Шуның янында гына таудан шуу комплексы да тиздән сафка басачак икән. Саф һава, янәшәдә генә ике елга һәм урман бар. Агротуризм үзәген төзү өчен Расих Латыйпов 15 млн сум тирәсе акча тоткан.
Бу авыл ата-бабаларыбызның иң яхшы гореф-гадәтләре сакланып калган төбәк буларак күңелемә кереп калды.