Холодный Ключ авылында яшәүче өлкәнебез Галина Елхова да шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа шәхси йорт ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллин, Илдус Камалов һәм башка кунаклар катнашты.
1925 елгы Александр Елхов сигез ел дәвамында ил иминлеген саклап, сугышта була. Яу кырыннан исән-сау кайтып, алар хәләле Галина белән 56 ел бергә тату гомер кичерәләр. Галина апа хәләл җефете Александр абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Елхов якты дөнья белән 7 ел элек хушлашкан. Шундый авыр михнәтле тормыш кичергән бу ханым хәзерге вакытта кече улы Павел белән авылда тора. Авыл йортында уңайлыклар юк, әбинең өенә хәтта су да кертелмәгән. Галина Елхова үзен начар хис итү сәбәпле, йорт ачкычы аның оныгы Людмилага тапшырылды. “Бу безнең өчен зур бәхет. Әбиебез өчен бар уңайлыклар да бар. Киң иркен бүлмәләр, ванна бүлмәсе үзе бер бүлмә сыман”, – дип уртаклашты безнең белән сөенечен Людмила.
Шундый йортны җиткерүгә Россия хөкүмәте 1 миллион 74 мең сум субсидия дә биргән. Әбинең балалары-оныклары йортның мәйданын киңәйтү максатыннан, үз акчаларын өстәп, олырак йорт салдырдылар. Аның мәйданы 100 квадрат метрдан азрак артып киткән.