Дәүләт Думасы депутаты килде.

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

 Аны ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Камалов һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Ай­дар Салахов озатып йөрде. Үзенең сәфәре ба­шында депутат Хуҗәмәт авылында булды. Биредә полициянең участок пункты төзелде. Йортның бер ягында участковый Рифат Исмагиловның эш ка­бинеты булдырылган, икенчесендә аның гаиләсе яшәячәк. Соңыннан кунаклар Минзәләнең Садак бистәсендә сугыш ветеранының тол хатынына йорт ачкычы тапшырдылар. Виктор Петровичны районда ана капиталы, табибларга торак программаларының тормышка ашырылуы кызыксындырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең ифраструкту­ра үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары Васил Гыйләҗетдинов әлеге йортларның заманча технологияләр буенча төзелеше турында сөйләде. Алдагы объект – “Бәхет аланы” сәләмәтләндерү ла­гере. Виктор Петрович коррекция-интернат мәктәбе хезмәткәрләренең балаларны нәкъ менә хезмәт аша тәрбияләүне куллануларын зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап китте. “Юность” боз сарае кунакларда шу­лай ук уңай гына тәэсир калдырды. Боз сарае дирек­торы Хәмзә Гыйләҗетдинов үзе турында эш сөючән, спортның бу төрләре өчен янып торучы хезмәткәр буларак фикер калдырды кунакларыбызда. Кунаклар тагын берничә социаль учреждениядә булдылар һәм район активы белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International