Алар сөтне хуҗалыктан килосын 16 сумга сатып алалар. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда биш сумга күбрәк. Быел һәр сыердан савып алынган сөт узган елдагы белән чагыштырганда 95 килога күбрәк һәм ул тугыз айда хуҗалык буенча 2874 килограммнан артып киткән. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 210 баш сыерның 170 башы савыла, савылган сөтнең майлылыгы – 3,9, аксымы 3,2 процент тәшкил итә. Мондый үсешкә ныклы мал азыгы базасы булдыруга һәм фермада заман таләпләренә ярашлы реконструкция үткәрүгә игътибарны көчәйтү зур этәргеч биргән. Хуҗалыкның сөтчелек фермасында реконструкция эшләре 2011 елда ук башкарылган: фермада сөтүткәргеч урнаштырылган, 2 тонна сөт сыешлы суыткыч куелган. Терлек азыгы кертү дә механикалаштырылган. Быел ел азагына чаклы төп көтүгә 40 баш тана кертеләчәк, алар савымчыларга өләшенгән инде, кайберләре бозау- лый да башлаганнар. Алдагы ел өчен тагы 45 баш тана әзер инде, аларны март аенда кап- лату планлаштырылган. Хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров әйтүенчә, сөт җитештерүдә яңа технологияләргә күчү отышлы. Х әзер х уҗа- лыкта җитештерелгән сөт ел әйләнәсенә югары һәм беренче сорт белән озатыла. Нәтиҗәдә, хуҗалык кассасында керем арта. Ә иң мөһиме – фермада реконструкция үткәрү савучыларның, терлек караучыларның эш шартларын җиңеләйтү, хезмәткә түләүне арттыру мөмкинлеге бирә. Савучылар Людмила Шәмсиева, Марина Федотова, Галина Кулькова, Гөлүсә Хөсәенова, Гөлгенә Ботова, Надежда Галиуллина үзгә- решләрдән канәгать, «элеккеге кебек тездән пычрак ярып, икешәр чиләк күтәреп абзар буйлап ташыйсы юк», диләр.
Хуҗалыкта терлек азыгы базасын ныгытуга күп көч салынган, быел ул җитәрлек тупланган, ягъни бер баш шартлы терлеккә 36 центнер азык булсын өчен төз лапас ясалган. Мул продукция алу терлекчеләр өчен куанычлы, чөнки аларның хезмәт хакы ит, сөт җитештерү күләменә бәйле.
МТЗ-82 тракторында «ДеЛаВаль» белән Нурлыбаян Гайнетдинов азыкны торакларга кертеп тарата. Терлек караучылар Александр Мамаев, Әнвәр Шәмсиев, б озау к араучылар Дәнил Билалов, Әхмет Саетахмедов, тана караучылар Хәмәтнур Газетдинов, Виталий Федотов үзләре тәрбияләгән төркемнәрдәге маллардан югары артым алу өчен тырышалар.