Калай белән тышланган манара башына Казан шәһәрендә махсус эшләтелгән айны ЗИЛ автомашинасына көйләнгән кран ярдәмендә төзүче- ләр Айрат һәм Данияр урнаштырдылар.
Бу тантанага бөтен авыл халкы җыелды, барысының да күңеле шат, күзләрендә яшь иде. Район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җыелган халыкны азан әйтеп, әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. Ул бу мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, халыкка хезмәт итсен, һәрберебезнең йортында тынычлык һәм иминлек булсын дип теләде. Ә мәчеткә ай кую тантанасына мәчетне төзетүче авылдашлары Әхтәм Яппаров та кайткан иде, Калморза авылы халкы, сүзне эш белән ныгытучы авылдашлары Әхтәмгә зур рәхмәтле.
Мәчетне төзүгә көч салган кешеләргә, аерып әйткәндә, Актаныш районы осталарына, оештыру эшләрен үз өстенә алган авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтхәким Дәүләтшин, Рафаэль Нуриевка, Расих Газизовка, Марсель Әхмәтовка, Рәҗәп Билаловка авыл кешеләре рәхмәтләрен җиткерәләр. Авыл күчен- гәннән бирле, ягъни 32 елдан артык авылда мәчет булмаган. Мәчетне салу белән авылга нур, ямь кайта. Манарасыннан азан тавышы ишетелгән көннәрне кү- рергә дә озак калмады калморзалыларга.