Кичектерү тәртибе үзгәрә

2013 елның 15 октябре, сишәмбе

 

 Беренче октябрьдән хәрби чакы­рылыш башланды, районнан 68 егеткә Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү бурычы тора. Бу егетләрнең яртысыннан күбрәге белгечләр, “С”категориясе алган маши­на йөртүчеләр, шулай ук сигнализация буенча белгечләр, тракторчылар, фель­дшерлар, крановщиклар бар.

Шушы көннәрдә берен­че утырыш булды. Мон­да егетләр чакырылыш комиссиясенең хәрби хезмәткә чакыру карары белән таныштырырга ча­кырылган иде. Бу көнне комиссия әгъзалары бу­лачак Ватанны саклау- чыларга, аларны кы­зыксындырган сораулар бирделәр. Көзге чакырылышта егетләрне хәрби

 хезмәткә Үзәк хәрби округка, Сочи шәһәренең Олимпиада объектлары­на һәм Ерак Көнчыгышка җибәрәчәкләр. Беренче җибәрү вакыты 28 ок­тябрьга булачак.

– Мин һава-десант яки спецназ бүлегендә хезмәт итәргә телим, чөнки минем әтием дә шунда хезмәт иткән. Мин намуслы хезмәт итәчәкмен, үземә, әти- әниемә һәм безнең хәрби комиссариатка тап төшермәячәкмен, – дип әйтә Тауасты Байлар авылыннан Айдар Гыйма­ев.

Бу елның 1 октябреннән Федераль законга кайбер үзгәрешләр керде, 2014 елның 1 гыйнвареннан та­гын үзгәрешләр керәчәк. Кичектереп тору вакыты кыскарачак. Элек өлешчә яраклы дип табылган егетләрнең кичектерелеп тору тәртибе үзгәрәчәк. Егетләрнең яңа елга хәтле хәрби билет алыр­га мөмкинлекләре булса да, алар 1 гыйнварда Ко­раллы Көчләрдә хезмәт итәргә чакырылачак.

Беренче октябрьдән хәрби чакы-

рылыш башланды, районнан 68

егеткә Россия Федерациясе Кораллы

көчләрендә хезмәт итү бурычы тора.

Бу егетләрнең яртысыннан күбрәге

белгечләр, “С”категориясе алган маши-

на йөртүчеләр, шулай ук сигнализация

буенча белгечләр, тракторчылар, фель-

дшерлар, крановщиклар бар.Бу көзге чакырылышта әти-әниләрнең улларын хезмәт итә торган җиргә озату мөмкинлеге бар, ләкин үз хисаплары­на һәм аерым вагонда барырга кирәк. Хезмәт итүчеләрне хәрби хезмәткә үзләренең дүрт аяклы дуслары белән чакырырга рөхсәт итәчәкләр. Бу өйрәтелгән этләрне хәрби хезмәттә кулланачаклар. Алар үзләренең хуҗалары белән хезмәт итәчәкләр.

Бу чакырылышта егет- ләрне спорт роталарына җыю булачак. Аларны Санкт-Петербург һәм Самара шәһәрләрендә җыячаклар. Бу ротага спортта югары уңышка ирешкән егетләр генә бара ала.

Шулай ук, фәнни роталар­га җыю булачак, аларны Фәннәр Академиясеннән сайлап алачаклар, олим­пиадаларда җиңүчеләр, шулай ук фән өлкәсендә уңышлары булса, аларны Кораллы Көчләрдә кулла­ну мөмкинлеге булачак, – дип яңалыклар белән уртаклашты хәрби комис­сар Сергей Владимиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International