Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

2013 елның 12 октябре, шимбә
Бу – ферма-кыр хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хезмәт ветераннары бәйрәме. Иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр иген үстерүче, безнең өстәлләрне сөт, ит, яшелчә һәм башка азык-төлек белән тәэмин итеп торучылар бәйрәме.
Агымдагы ел игенчеләр өчен гади булмады. Шулай булуга карамастан, игенчеләребез бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 14 центнер уңыш җыеп алдылар. Район механизаторлары, авыл хезмәтчәннәре урып-җыю чорында бик зур көч куеп эшләделәр. Терлекчеләргә дә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар баш санын һәм малларның продукт бирүчәнлеген саклап калдылар. Әлеге секторны үстерүгә шәхси хуҗалыкларда да әзрәк тырышлык саласы бар.
Шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү – халыкны эш белән һәм тотрыклы керем белән тәэмин итү генә түгел, авыл тормышын, халкыбызның традицияләрен саклау да әле.
Крестьян хезмәте – рәхмәтле, изге хезмәт. Эш сөючәнлегегез, туып-үскән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыклыгыгыз өчен рәхмәт Сезгә, кадерле дуслар! Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, яңадан-яңа үрләргә ирешүегезне телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International