Әлеге юлны Түбән Ка-маныңфинанс-төзелеш компаниясе салды. 9 октябрь көнне Чаллы шәһәренең・Аккорд А・ ҖЧҖнең20 КамАЗ автомашинасы бетон алып килде, авылныңферма яны машиналар гөрелтесенәкүмелде. Яңа Маҗын авылы халкы шушы чаклы машинаны күреп шаклар катты. Бетон төягән машиналар бер-бер артлы юл читенәякын килеп бетон катнашмасын бушата башладылар.
Компания эшчеләре бетончылар Игорь Крадин, Рудольф Җаппаров, Сергей Клеменков, Эдик Расфулов, Евгений Дудорев бушаткан бетонны таратып җәйделәр, бетон катнашмасында куыклар калмасын өчен виброрейка белән тигезләп баралар.
Шоферлар Рифат Гатиятуллин, Илмир Шәрипов, Сергей Сазонов, Булат Мөхәмәтшин Яңа Маҗын белән Чаллы шәһәренәкөнгәикешәр рейс ясадылар. Юлга бетон катнашмасы салганнан соң юл ярылмасын өчен бүгенге көннеңбарлык яңа технологияләре дәкулланылды.
Авыл фермерлары Михаил Казанцев, Андрей Красноперов ферма янына юл салдыртканнары өчен район, республика җитәкчеләренәбик рәхмәтле.
- Әлеге юл безгәэшчәнлек алып бару өчен бик зур ярдәм, ・ дип ассызыклады Михаил Григорьевич.
Ферма тирәсенәкалынлыгы 18 сантиметр, киңлелеге 3 метр, озынлыгы 450 метр бетон юл ике көндәсалынып бетте.