Без дә Парижда булдык

2013 елның 4 октябре, җомга
“Париж күге астында” халыкара конкурс-фести­вале дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе – Франциянең Париж шәһәрендә узды.

Безнең фестивальгә баруыбыз Польша башкаласы Варшава шәһәреннән башланды. Польшада булу теләге һәркемдә дә бардыр, бу ил үзенең түбән бәяләре, истәлекле урыннары һәм бай тарихи ми­расы белән туристларны җәлеп итә. Шәһәрнең үзәге икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар тарафыннан бөтенләй җимерелә. Соңыннан тулы­сынча торгызыла һәм үрнәк фәнни реставрация мисалы булып, ЮНЕСКОның бөтендөнья һәйкәлләр исемлегенә кергән.

Польша безне пөхтә өйләре, каралган яшел газон­нары һәм бик күп санлы табыну урыннары белән каршы алды. Поляклар бик дини кешеләр, шунлык­тан кечкенә генә җирдә дә үзләренең чиркәүләре бар һәм анда бару өчен юл күрсәткече күрсәтелгән. Кунакханәләр Польшада югары дәрәҗәдә, бөтен кунакханә фонды яңарак кына төзелгән. Шулай итеп, ике йолдызлы кунакханә биш йолдызлы кебек күренә икән гаҗәпләнергә кирәкми, безне үзенең ап- ак сөлгеләре һәм туалет кирәк- яраклары белән таң калдырды.

Фестивальгә баруның киләсе тукталышы – Че­хия, без Прага шәһәренә килеп җиттек. Монда рус­ча сөйләшүчеләр бик күп,, ул безнең хәлебезне җиңеләйтте. Праганың иң күркәм һәйкәле дип, аның мәдәни-тарихи үзәген атарга кирәк. Праганың тарихи үзәге үзенең гадәти булмаган төрле эпохаларның ар­хитектура стильләре: готик манаралары, мәдәни са­райлары, табыну урыннары, синагоглар, чиркәүләргә бәйле. Безне иң гаҗәпләндергәне, күп кенә готик корылмаларда кешеләр яши һәм әйтергә кирәк, на­чар яшәмиләр. Алар суүткәргечтән һәм компьютер­дан файдалана, телефон буенча азык-төлеккә заказ бирәләр, кичләрен яңа фильмнар карыйлар, цейтнот һәм дедлайн кануннары белән яшиләр. Европаның иң романтик урыны-Карлов күпере.

Париж белән танышу – Париж буенча автобус- җәяүле килеш күзәтү экскурсиясе белән баш­ланды: Триумфаль арка, Елисей Кырлары, Риза­лык мәйданы, Зур Буль­вар, Изге Магдалена со­боры, Гранд Опера, Ван­дом мәйданы, Тынычлык урамы, Риц кунакханәсе, Сите утравы, Нотр-Дам соборы, Юстиция сарае, Изге Часовня, Консьер­жери, Латин Кварталы, Пантеон, Сорбонна, Люк­сембург бакчасы, Инва­лидлар сарае, Александр III күпере, Трокадеро мәйданы, шуннан соң юл иң затлы Эйфель манара­сына ачыла.

Озак вакытлар буе ул Европаның иң эре шәһәрләренең берсе са­налган. Парижда Сена елгасы аша 30 күпер са­лынган. Йолдыз мәйданы искиткеч матур күренә. Аңа 12 урам карый, ә нәкъ үзәгендә Триумфаль ар­касы. Бу корылма үзенең күләме белән җәлеп итә: 45 метр киңлектә һәм 50 метр биеклектә, ә аның астында билгесез солдат кабере, анда мәңгелек ут яна. Парижны сурәтләп бирү мөмкин түгел – иң яхшысы аны күрү, аның үз стиле, үз исе, мөлаемлыгы.

Алда катлаулы фести­валь көне. Фестиваль кысаларында солистлар конкурсы, Европаның төрле илләреннән иҗат коллективлары, очрашу­лар, мастер-класслар, бүләкләү тантанасы һәм фестивальның гала-кон­церты узды.

Без уку елы буен­ча эшләнелгән “Кол Шәриф” мөселман киемнәре һәм “Диңгез тарихы” коллекцияләре белән “Мода театры”. номинациясендә кат­наштык. Халыкара жюри безнең коллекцияне югары бәяләде, безгә икенче дәрәҗә диплом һәм истәлекле кубок тапшырдылар. Бу көннең матур нәтиҗәсе булып Диснейлэндка бару бул­ды. Диснейлэнд – бу әкият! Диснейлэнд – ба­лалар фантазиясенә чумарга, үзеңне яшь, хәтта бала-чага итеп то­ярга мөмкинлек бирә. Паркта ун сәгать йөреп, бөтенесен дә карап бетерә алмадык һәм шулай ук кайбер атын­гычларда гына булдык. Паркта бөтенесе дә инглизчә, ләкин бу безгә комачау итмәде, барын да аңладык.

Аннан Дрезденга күчтек. Дрезден – Саксониянең баш шәһәре һәм Германиянең иң матур шәһәрләренең берсе. Ул балыклы славян авылы урынында оешкан. Шау- шулы Прагадан соң Дрез­ден бик тыныч күренде. Дрезден тарихында тра­гик битләр аз булмаган, ләкин чын һәлакәт 1945 нче елның 13-14 нче февраленә каршы төндә булган, британлылар һәм америкалылар тарафын­нан шәһәргә 3500 тонна янучы һәм фугас бомба­лары ташланган. Иртәнгә легендар шәһәрдән көл генә калган. Бүгенгә кадәр торгызу эшләре дәвам итә. Сугыш вакытын­да иске шәһәрнең үзәге бигрәк зур зыян күргән, ләкин кайбер районнар беренчел күренешләрен саклап калганнар, бо­лар үзләренә генә хас гаҗәеп архитектура белән эшләнгән саксон җирләренең читләре Эльба буйлап борын­гы замоклар, шәһәр читендәге утарлар су­зылган. Шәһәрдә иркен­лек хөкем сөрә, сугыштан соң күп кенә кварталлар торгызылмаган, алар урынына парклар, бакча­лар ясалган, транспорт магистральләре сузыл­ган. Иске корылмалар яңалары белән күрше булып торалар. Кайчакта заманча урамнар буйлап барасың, өйләрнең ишек алдына карасаң, искит­кеч, ХVII нче гасырга кайткан кебек буласың.

“Берничә бәхетле көн”, – фестивальдә катна­шучылар үзләренең битләрендә, социаль челтәрләрдә шатлыкла­рын менә шулай уртак- лашканнар.

Бу халыкара конкурслар­да талантлы балаларның беренче җиңүләре генә түгел. Дүрт ел рәттән икенче урта мәктәпнең “Мода театры” Халыкара милли киемнәр конкур­сында катнашты, бу ту­рыда ТР Мәдәният Ми­нистрлыгы, Казан дәүләт технология университе­ты, ЮНЕСКО мәдәният институты, Халыкара “Европа-Азия” гумани­тар академиясе, РФ һәм ТР дизайнерлар союзы Дипломнары сөйли. 2013 нче яңартылган “Мода театры” “Адмирал йол­дызы” иҗат проекты кы­саларында балаларның, үсмерләрнең, яшьләрнең иҗат коллективлары “Ви­ват, Казан!” Х Халыкара фестиваль-конкурсында I Дәрәҗә Диплом алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International