8 миллион сумлык продукция

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бу ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, куян, кош-корт, сарык ите, катнаш азык, бо­дай, арпа, солы, бор­чак, бал, печән, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Рай­он башлыгы Айдар Са­лахов продукцияләрнең бәяләре белән кызык­сынып, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән са­тучылар белән аралаш­канда, мондый яңгырлы, җилле көндә сатучылар өчен махсус палатка са­тып алырга кирәклеген дә җиткерде.

Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 500-600 сум, яңа суйган казныкы 1000-1100 сум тора иде. Әнә Иске Матвееевка җирлегеннән Рафак Габ­драхманов шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын 1200 сумга саттылар. ”Куприянов” КФХда бал­ны төрле формадагы са­вытларга тутырып алып чыккан. Бу ярминкәдә бал белән Аюдан Җәүдәт Борһанов, Чул­паннан Мирфаяз Бикта­шев, Минзәләдән Фәрит Кәримов һәм башкалар сәүдә иттеләр. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышкан­нар. Тауасты Байлардан килгән клуб һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр, алар арасын­да мәтрүшкәгә чаклы бар, кирәк кешегә чабата да алып килгән Марга­рита Гәрәева. Аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Гомумән, авыл җирлекләреннән килгәннәрнең ассорти­ментлары бик бай иде. Николаевка җирлегеннән килгән Гөлназ Нуриева көзге байлыкны бик матур бизәгән. Юртаудан бер­туган Ирек һәм Газинур Хамматовларның дуңгыз, сыер итләрен тиз арада алып бетерделәр. Рамил Муллахмәтов 4 процент­лы майлылыктагы сөтне суытып алып килеп, 1 литр сөтне 24 сумга сат­ты. Шәхси эшмәкәр Генна­дий Маслаков быел борай үстереп сата башлаган, ул аның килосын 50 сумга җибәрде. “Дәүләтов” КФХ бәрәңге, суган, чөгендер, кишер ише продукция белән сәүдә итте, ул ки­шерне юып алып килгән, суганын тиз арада алып бетерделәр. Аның суга­нын Әтрәкле җирлегеннән килгәннәр шактый алды­лар, бу җирлектә быел суган уңмаган, бугай. Чулпаннан Резедә Яку­пова да 30 дистә йомыр­касын тиз арада сатып бетерде. Ярминкәдә ит бик күп иде, аны 200-220 сумга саттылар, кайсы­бер кеше хәтта ботлап алды. Балык участогы 14 төрле бер тонна балык алып чыккан, балыкның ниндие генә юк иде. Көз фасылының яңгырлы көнендә шәһәребез кешеләре, район халкы ярминкәдә кирәкле товар сатып алды, кышка запас туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International