Авылның яңа сулышы

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Ул ТР Президенты Р.Миңнехановның авыл клублары төзү програм­масы нигезендә булды­рылган районда икенче мәдәният үзәге. Шушын­да ук ФАП, почта бүлеге, китапханә дә урнашкан. Мондый бинага ия булу Калморза һәм Яңа Алек­сандровка авыллары халкының күптәнге хыя­лы иде.

Калморза авылын­да клуб 100 урынга исәпләнгән. Калморза­лылар өчен мондый зур җәмәгать үзәгенә ия булу күктән төшкән бәхет ул. Җәмәгать үзәге ачу тан­танасына район башлыгы Айдар Салахов, ТР Пре­зиденты аппараратының территорияләр буенча эшләү идарәсенең баш советнигы Раил Гафаров, район Советы депута­ты Эдуард Кузнецов һәм башка бик күп кунаклар килгән иделәр.

Җәмәгать үзәге ачу тан­танасында Айдар Сала­хов чыгыш ясап болай диде:

– Авылда тормыш җанланып торсын өчен клуб, мәктәп, ФАП, китапханә, почта бүлеге булырга тиеш, тиздән сезнең авылда мәчет тә төзелеп бетәчәк. Бу җәмәгать үзәгендә сезнең авыл кешеләре өчен бөтен нәрсә дә бар. Клуб авыл халкы­на хезмәт итсен, төрле мәдәни чаралар үткәреп халыкның күңелен табар­га гына кирәк. Тормышла­рыбыз елдан-ел яхшыра , җанлана бара.

Җәмәгать үзәген төзүче берничә төзүчегә район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды, ә клубка 10 мең сумлык сертификат бүләк итте. Раил Гафа­ров үз чыгышында бүген монда зур бәйрәм бу­луын, районның төрле программаларда катна­шуын, республика бу­енча 46 клубның берсе шушы авылда төзелүен билгеләп үтте, бу клуб­та балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләсен, клуб буш тормасын, авыл кешеләре монда килеп күңел ачсыннар, дигән теләген җиткерде.

“Лига” ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов авыл халкына бәйрәм кәефе теләде, әлеге бинаны саклап тотарга кушты. Авыл халкы исеменнән хезмәт ветераны Гөлфә-ния Шакирова чы­гыш ясап бу җәмәгать үзәген төзүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде, 30 ел көткән клуб сәхнәсендә рай­он үзешчәннәре, театр артистлары чыгышын күрергә теләүләрен, клуб балаларга, яшьләргә, картларга кирәклеген ас­сызыклап үтте.

Бу җәмәгать үзәге Кал­морза авылына нур биреп торачак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International