16 октябрьгә кадәр “Наркотикларсыз тормыш” шигаре астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә.

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча фе­дераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев: “Татарстанда 17 мең наркоман исәптә тора. Наркотиклар таралуы­на каршы, хокук саклау органнары белән берлектә, җәмәгатьчелекнең дә көрәшүе зарур”, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында. Татарстанда соңгы ике елда гына да 1,5 тонна наркотик тоткарланылып юк ителгән. Интернетта наркотик тәкъдим итүче сайт­лар бетереп барыла. Элек героин һәм гашиш кулла­нылган булса, хәзер синтетик наркотиклар барлыкка китерелә һәм таратыла. Фаяз Шабаев: “Татарстан Президенты ярдәме белән республикага кеше ор­ганизмында синтетик наркотикларның теләсә кай­сы төрен ачыклый алучы заманча гаять камил ме­дицина җиһазлары кайтарылды. Төнге клубларның эшчәнлегенә таләпчәнлекне көчәйтү буенча респуб- лика законы проекты әзерләнә”, – дип искәртте.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе чорында түбәндәге “кайнар линия” телефоннары эшли:

Татарстан Республикасы прокуратурасы – (843) 391- 19-25;

Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе – (843) 273-43-45;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр минис­трлыгы – 052;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансе­ры – (843) 272-35-43;

Ата-аналар өчен ышаныч телефоннары:

Бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны (тәүлек буена) – 8-800-200-01-22;

Психология хезмәте – 277-00-00; 277-41-80;

Үз-үзеңә кул салу (суицид) мәсьәләләре буенча кай­нар линия (тәүлек буена) 279-55-80; 279-55-56;

Наркотикларга бәйле кешеләргә һәм аларның туган­нарына ярдәм буенча ышаныч телефоны: 554-14-27;

“Остров-1” үзәге (Казан, Чуйков ур., 79а) – 552-53-98;

“Остров-2” үзәге (Казан, Ново-Азинская ур., 2) – 279- 15-62.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International