Татарстан эшкуарлары күчемсез милекне рәсмиләштерү нәтиҗәләре буенча сораштыру узды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләренә документларны кабул итү шартларын һәм сыйфатын, теркәү тизлеген, күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеген һ.б. 5 баллы шкала буенча бәяләргә тәкъдим итте.

Сораштыруда 496 эшмәкәр катнашкан. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча һәр күрсәткеч буенча уртача балл 4,9 тәшкил итә.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, МСП вәкилләре арасында даими рәвештә максатчан үткәрелә торган сораштыру ведомство белгечләренә Росреестр дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсендә бизнес-берләшмәнең ихтыяҗларын һәм көткәннәрен аңларга мөмкинлек бирә.

"Безгә клиентларның эшне ничек бәяләгәннәрен белү бик мөһим. Без эшкуарлар тарафыннан яңгыратылган һәм Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга йогынты ясый торган барлык тәкъдимнәрне исәпкә алырга тырышабыз. Төп казанышларның берсе – МСП вәкилләре мөрәҗәгать иткәндә күчемсез милекне рәсмиләштерү кыскартылган срокларда – уртача 2-4 көн эчендә башкарыла», - дип билгеләп үтте инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен КФҮ офисларында аерым кабул итү оештырылган. Милек хокукын теркәү нәтиҗәләре турында смс-мәгълүмат аша белергә мөмкин. Документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча сораулар туганда 8(843)255-24-20 телефоны буенча бушлай консультация гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International