Гимназия укучылары район архивында булдылар

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген, 13 мартта, район архив бүлеге начальнигы Ләйсән Нургатина «яшь архивчы мәктәбе» проекты кысаларында "Гимназия"МББУ 7 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Архив хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы экскурсия әзерләделәр, Архив эше тарихы турында сөйләделәр, музей белән таныштырдылар. Чарага тыл хезмәтчәне, атказанган хезмәт ветераны Галиева Гөлсия Шәйморат кызы чакырылган иде, ул балаларга Мурманск шәһәренә сәфәре турында сөйләде. Сәфәрнең максаты-Бөек Ватан сугышында катнашучы әтисенең истәлеген мәңгеләштерү. Бөек Ватан сугышы тәмамланган көннән алып 83 ел диярлек узган. Ул безнең ил тарихына драматик бит булып кереп калды. Елдан-ел бу фаҗигале вакыйгаларның исән шаһитлары саны кими бара, һәм аларның һәр истәлеге безнең өчен шулкадәр кыйммәтрәк. Бөек Ватан сугышында катнашучы, ветераннар белән очрашу-ул Ватаныбыз тарихы белән очрашу. Аларның истәлекләре-сугышның телдән сөйләм тарихы, чын, уйлап чыгарылмаган. Бу кечкенә хикәяләрне ишетмәсәң, үз авылың, шәһәрең, илеңнең тарихын белмисең.

Шәкертләр гөлсия Шәйморатовнаны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аңа бик рәхмәтле булдылар.

Архивка бару балаларда күп яңа тәэсирләр калдырды, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International