Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Минзәлә районында булды.
Илгизәр Зарипов «Минзәлә урманчылыгы» дәүләт учреждениесенең административ бинасын республика программасы буенча ремонтлау барышы белән танышты һәм 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш администрация бинасында узды, анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Айрат Минһаҗев чыгыш ясады. Ул катнашучыларга үткәрелгән контроль-күзәтчелек, санитар-сәламәтләндерү чаралары, табигатьне саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте үсеше турында җентекләп сөйләде.
Соңыннан Урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин һәм урманны торгызу буенча инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Венера Фастеева чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов узган ел нәтиҗәле эшләгәннәре өчен ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә рәхмәт белдерде. "Алдагы чорга төп бурычлар-барлык урманнарны төзекләндерү эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару һәм гадәттән тыш хәлләрсез янгын куркынычлы чорны узу», – диде ул.
Утырыш ахырында ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
