Ярышларга 3 спорт разрядыннан түбән булмаган 11-13 яшьлек спорт әзерлеге булган кызлар һәм егетләр кертелә.
Казанда 11-13 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Бу турнир «Күңелле Дельфин»Бөтенроссия ярышларына сайлап алу булды.
Ярышларда Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Түбән Кама, Минзәлә, Чистай, Казан, Тәтеш, Зәй, Байлар Сабасы, Кама Аланы, Кукмара, Яшел Үзән һ. б. шәһәрләрдән спортчылар катнашты.
- Ярышларда йөзү буенча тренер- Наил Каюмов, Әлфир Сафиуллин, Флүс Бәдриев тәрбияләнүчеләре катнашты. Кира Вышенская 100 метр дистанциядә (аркада) 1 урынны, ә Зөләйха Нәбиева 200 метр дистанциядә (комплекслы йөзү) 3 урынны алды, — дип хәбәр итте Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» урта мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе архивыннан фотолар.
